Результаты поиска
- — ә сез хатның исеменә игътибар итегез: «Уңышлардан баш әйләнү» диелгән бит. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Ягъни бөтен җирдә дә крестьяннар колхозга үзләре теләп, оешкан рәвештә керделәр, тик кайбер урыннарда гына тизрәк колхозлаштырып бетерү өчен көчләү юлына аяк басулар булды дип яза ич иптәш Сталин … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Менә шуннан соң алар минем аптыраган башыма безнең Япанчыда булган көчләү-кысуларның төрле мисалларын яудыра башлыйлар: кемнеңдер чыккан чакта атын бирмәгәннәр, ат урынына җигәргә ярамаган тай биргәннәр; кемнеңдер, ниндидер сылтау белән, сыерын тартып алганнар, бик күбесенә орлыкларын һаман да бирмичә йөртәләр икән; барысына диярлек әллә нинди адәм күтәрә алмаслык заданиеләр салып бетергәннәр. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Минем авыру әнкәй янына кыска гына вакытка кайткан кеше булуымны алар күреп торалар. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Мин колхоз председателе хәйрүш абзый белән сөйләшеп карарга булдым — барыбер аның янына кереп, күрешеп чыкмыйча ярамас. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Бер җирдән дә салкын-мазар үтәрлек булмасын дип, урынын да түр сәкенең тәрәзәдән ераграк почмагына күчердек, чаршау да кордык, әйләнәсенә өстәп ястык-мендәрләр дә салдык. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Чыдам, сабыр, арык кына гәүдәле әнкәйнең моңа көче җитте — берничә көннән күзләре ачылды, сөйләшә башлады, әз-мәз генә тамагына каба башлады. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Иртәгә китәм дигән көнне мин колхоз идарәсенә барырга чыктым. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Көн кояшлы, карга баткан авыл өсте гаҗәеп киң, иркен, якты, юл буйлап күксел табан эзе тонык кына елтырый, кыек читләрендә беренче тамчылардан сузылган бармак буйлык кына «сөңгеләр» җемелди, кайбер морҗалардан төтен тузгый, ишегалларында кояшка чыккан арык сыерлар күзләрен йомып, ялкау гына күшәп торалар, бер абзар түбәсеннән икенче абзар түбәсенә чыпчыклар фырлап очалар … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Менә шушы карга күмелеп, әкрен генә кымшанып, сулап яткан тын, якты авыл өстенә карап, булачак очрашу турында уйланып барам. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН